“Яңа ел безгә килде”
Зур Әтрәч башлангыч мәктәбенә чыршы бәйрәмен карарга бик күп кеше җыелды.
(Тәтеш, 11 гыйнвар, "Тәтеш таңнары"). Әтрәчлеләр әйтүенчә, аны мәктәп мөдире Нурфия Нәфигыйна якынлашып килүче 2020 ел белән тәбрикләп, үзенең чыгышында матур теләкләрен җиткергән һәм яхшы билгеләренә укучы балаларны бүләкләп, грамоталар тапшырган.
“Чыршыга килгән Санта Клаус, Шүрәле, Убырлы карчык бәйрәмнең үзәгендә булды. Балалар укытучылар белән бергә уеннарда катнашты, җырлады, биеде, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләде, театральләштерелгән күренешне күрсәтте. Ә инде Кыш бабай белән Кар кызы чыгыш ясаучыларның һәркайсын үзләренең күчтәнәчләре белән сөендерде. Шулай ук район башлыгы Рәмис Сафиулловтан бирелгән яңа ел бүләкләрен балалар аеруча да шатланып кабул итте һәм моның өчен аңа олы рәхмәтләрен әйттеләр”, – диделәр мәктәп мөгаллимәләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев