Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа ел бәйрәменең ямен җуймагыз

Тәтешлеләр яратып каршылаган бәйрәмнәрнең берсе якынлаша. Моның белән бергә янгыннар чыгу ихтималы да арта.

(Тәтеш, 20 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Дәүләт янгын күзәтчелеге белгечләре искә төшерә, кешеләр күмәк була торган чараларны бары тик кимендә ике чыгу юлы белән тәэмин ителгән, проектлау нормалары таләпләренә туры килә торган, тәрәзәләрендә рәшәткәләр булмаган, һәм янучан өслексез биналарның 2нче катыннан да югары булмаган корылмаларда гына үткәрергә рөхсәт ителә. Чыршы нык итеп беркетелгән һәм бинадан чыгу юлын томалап тормаска, аның ботаклары диварлардан һәм түшәмнән кимендә бер метр аралыкта булырга тиеш. Чараларда тиешле сертификаты булган электр гирляндалары һәм иллюминацияләре генә кулланылырга, иллюминацияләрдә төзексезлек булуны ачыклаганда ул кичекмәстән алынырга тиеш. Катгый рәвештә тыела: бина тәрәзәләрендә томалаулы киң рәшәткәләр булганда чаралар уздыру; пиротехник әйберләр, дугалы прожекторлар һәм шәмнәр, шулай ук ачык ут һәм шәмнәр (табыну корылмаларыннан тыш) куллану; уттан саклау составы белән сеңдерелмәгән целлулоид  уенчыклар, марля һәм мамык белән чыршыны бизәү; балаларга җиңел янып китүчән тукымадан эшләнгән киемнәр кигерү; тамаша башланыр алдыннан яки барган вакытта утлы, буяулы һәм башка төрле янгын чыгуга куркынычлы һәм янгын чыгу-шартлау куркынычы булган эшләрне уздыру; биналарны караңгылату өчен тәрәзәләрдә каплавычлар файдалану; рәтләр арасында үтеп йөрү киңлеген тарайту һәм йөрү юлына өстәмә утыргычлар, урындыклар һәм шундый әйберләр кую; тамаша вакытында бинада утны тулысынча сүндерү; бинаны кешеләр белән кирәгеннән артык тутыру. Сәхнәдә һәм залларда җаваплы затлар, ирекле янгын сүндерү оешмалары яки янгын каравылы хезмәткәрләрен оештыру зарур. Районара янгын күзәтчелеге эшчәнлеге һәм про­филактик эшләр бүлеге өлкән инспекторы Роман Горбунов искә төшерә, ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан 2020 елның 20 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр республикабыз территориясендә янгынга каршы аерым тәртип кертелүе турында карар кабул ителде. Әлеге вакытларда пиротехник әйберләрне (бенгаль утлары, шартлаткычлардан тыш) куллануга тыю кертелә. “Райондагы оешма җитәкчеләрен һәм кешеләрне янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозмаска өндибез, – дип мөрәҗәгать итте тәтешлеләргә янгын күзәтчелеге белгече. – Хокук бозучыларга административ йогынтыдагы чаралар кулланылачак. Яңа ел бәйрәмнәренең ямен җуймагыз, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез”.       
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев