Яңа ел чараларын оештыручыларга  нәрсәләр турында истә тотарга кирәк
Җәмгыять

Яңа ел чараларын оештыручыларга нәрсәләр турында истә тотарга кирәк

Чыршы бәйрәмендәге янгын куркынычсызлыгы өчен, чараны үткәрүче оешма җитәкчеләре ­җаваплы.

(Тәтеш, 11 декабрь, "Тәтеш таңнары). Яңа ел тамашалары алдыннан биналарны тие­шенчә билгеләнгән янгын куркынычсызлыгы нормалары нигезендә тикшерү мәҗбүри пункт булып тора:

“Әгәр бина янучан материаллардан тышланган икән, бәйрәм 2нче каттан да өстә урнашмаган бинада узарга тиеш. Яктылык сирпеп торучы күрсәткечләр белән җиһазландырылган кимендә 2 эвакуация юлы булырга тиеш. Балалар бәйрәмендә шартлаткычлар, бенгаль утлары һәм (яки) пиротехник әйберләрне чикләргә кирәк. Янгын сүндерүдә беренчел кирәк-яраклар төзек хәлдә һәм якында гына торырга тиеш.

Бәйрәмдә катнашкан балалар, өлкәннәр, чакырылган артистларны да кертеп, һәркемнең исемлеген төзергә кирәк. Әлеге исемлек, янгын чыккан очракта, эвакуациядән соң югалып калуга һәм ыгы-зыгыга юл куймаска ярдәм итәчәк. Бинадан чыгарылган кешеләрне шуннан карап чагыштырырга була.

Ата-аналарга да чыршы бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгы хакындагы кагыйдәләрне онытмау зарур. Күпләр матурлык һәм үзенчәлек артыннан куып, бала өчен яңа ел бизәлешенең иминлеге турында онытып җибәрә. Карнавал киемнәрендә җиңел кабынып китүчән әйберләр һәм бизәкләр булмавын тикшерергә кирәк”, – дип кисәтә Тәтеш районының янгын күзәтчелеге белгечләре. 


Нет комментариев