Яңа ел серләре быел үзенчәлекле төрдә ачылачак
Спектакль персонажлары Политехника музеена, Борынгы Римга, Италиягә, Яңарыш чорына һәм Петр Россиясенә мавыктыргыч сәяхәт оештырачак
(Тәтеш, 28 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Кремль чыршысы быел әлегә булмаганча, телевизион рәвештә узачак. “Бишенче ел фасылы яки Яңа елны кем уйлап чыгарган?” дип исемләнгән Яңа ел спектаклен 31 декабрьдә 18:00 сәгатьтә “Карусель” телеканалында күрсәтәчәкләр, дип хәбәр итә каналның матбугат хезмәте.
Мюзикл Кремльнең дәүләт сәхнәсендә узачак. “Әкиятнең төп геройлары — Бәйрәм Традицияләрен Саклаучы һәм Гаджет – Яңа ел серләрен ачачак, төрле илләрдә аны бәйрәм итү мәдәнияте белән таныштырачак һәм бишенче ел фасылы турында барысын да беләчәк. Спектакль персонажлары “Времялет” ярдәмендә Политехника музеена, Борынгы Римга, Италиягә, Яңарыш чорына һәм Петр Россиясенә мавыктыргыч сәяхәт оештырачак”, – диелгән хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев