Яңа сезонга – яңа техника белән
Тәтеш аграрийлары техникаларны яңарту мөһимлеген аңлый.
(Тәтеш, 29 апрель, "Тәтеш таңнары"). Районның авыл хуҗалыгы
предприятиеләренең машина-трактор паркы ел саен югары җитештерүчәнлекле техника белән тулылана.
Хуҗалыкларда шактый эшлү нәтиҗәсендә искергән техникаларны, аграрийларның хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга, ягулык-майлау материалларын, хезмәт ресурсларын шактый экономияләргә һәм җитештерелгән продукцияләр күләмен арттырырга мөмкинлек бирүче заманчалары алыштыра.
“Районның агросәнәгать комплексында заманча технологияләр һәм югары җитештерүчәнлекле техникаларны файдалану авыл хуҗалыгы производствосын тотрыклы үстерүнең мөһим шартлары булып тора. Һәм кайгыртучан хуҗалар булган техниканы яңартырга омтыла”, – дип раслый районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре.
Быел районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре төрле яңа техникалар сатып алды: “Колос” – безнең илдә җитештерелгән 5 трактор, “Родина” һәм “Нур” – берәр трактор; “Татарстан” һәм “С. М. Казаков” КФХ – үзйөрешле сиптергечләр; “Маяк” һәм “Нур” – чәчү комплекслары; “АгроСоюз” – туфрак эшкәртү җайланмасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев