Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа төр алдакчылык барлыкка килгән

Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге мәгълүматлары буенча.

(Тәтеш, 7 апрель, “Тәтеш таңнары”).  

Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге мәгълүматлары буенча, Богдашкино авылында яшәүче бер хатын-кыз 13 мартта районның полиция бүлегенә социаль челтәрдәге бер төркемдә хат язышкан вакытта автобуска билет алу тәкъдименә сылтау итеп, сылтама җибәргән билгесез затны җинаять җаваплылыгына тарту турындагы гариза белән мөрәҗәгать иткән. 
Зыян күрүче сылтама буенча кереп, карта һәм кодының барлык мәгълүматларын җыйган да, 50 сум акча түләгән. Нәтиҗәдә, аның банк счетындагы барлык 9088 сум акчасыннан җилләр искән. 
фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев