Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа туган һәр көнгә сөенә

Келәштә яшәүче Гафия Гыйләҗева 90 яшьлек юбилеен каршылады.

(Тәтеш, 9 сентябрь, «Тәтеш таңнары»). Ул күп балалы гаиләдә туа. Гафия Самат кызы гомер буе, ун яшьтән алып, колхозда эшли. “Кайда гына хезмәт куймадым – кырда да, ашлык складларында да, Пермь краенда урман кисүдә дә булдым. Бернинди эштән курыкмадым”, – дип сөйли ул.

Юбиляр үзен ялгыз хис итми, аның янына туганы Зәмирә белән аның ире Ринат килеп йөриләр, күршеләре Ахмановлар да йорт хуҗалыгында ярдәм итәләр, алар белән әбекәй кырык елдан артык татулыкта яши, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешегә социаль хезмәткәрнең дә булышлыгы мөһим.
Район башлыгы урынбасары Евгений Курков, Келәш авыл җирлеге башлыгы Илдар Халиков юбилярны туган көне белән котладылар. Алар аңа Россия Президенты Владимир Путиннан тәбрикләү открыткасы, район башлыгы Рәмис Сафиулловтан изге теләкләр җиткереп, бүләк һәм гөлләмә тапшырдылар. Гафия Самат кызы әлеге игътибарга ихластан сөенеп, кунакларга чын күңелдән рәхмәт белдерде һәм өлкән яшьтә булуның бернинди кыенлык тудыр­мавы хакында әйтте. “Тормышны бик яратам һәм яңа туган һәр көнгә шатланам”, – диде ул елмаеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев