Җәмгыять

"Ягез әле, әниләр һәм ягез әле, кызлар"

Тәтештәге 1нче урта мәктәптә "Ягез әле, әниләр һәм ягез әле, кызлар" бәйгесе үткәрелде.

(Тәтеш, 15 март, “Тәтеш таңнары”). 

Хатын-кызлар көненә багышланган әлеге чарада Тәтеш районы "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова, татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова ,Тәтеш районы мәгариф бүлеге методисты Резеда Гарипова, "Ак Калфак" вәкилләре ,әниләр,дәү әниләр,укучылар катнашты.  

1-3нче сыйныф укучылары әниләргә багышланган шигырьләр сөйләүдән башланып китте бу чара. Бәйрәмчә бизәлгән залга  тагын да ямь өстәп, милли киемнәр кигән  катнашучылар сәхнәгә күтәрелде. Алар үзләре белән таныштырганнан соң, биремнәрне үтәргә керештеләр. Әниләре дә, кызлары да бик тырышып әзерләнгәннәр. Галиуллина Лилия һәм Айзилә, Гаязова Светлана һәм Әминә, Халитова Гүзәл һәм Әминә, Юсупова Алинә һәм аның ике кызы Зарина, Самина туган телдә шигырь сөйләү буенча да, җыр-биюдә дә осталыкларын күрсәтеп, тамашачылар мәхәббәтен яуладылар. Калфак бизәү биремен үтәгәндә, аеруча кызыксынып, ярдәмләшеп эшләделәр. Бәйге мәктәп укучылары  әзерләгән иҗади чыгышлар белән үрелеп барды. Бәйрәмне Хамидуллина Гүзәл белән Павлушина Камилла бик оста алып бардылар. Тамашачылар да читтә калмады, төрле биремнәрне үтәп, бүләкләргә ия булдылар.

Бәйгедә катнашучыларның һәркайсы төрле номинацияләр буенча дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алды. 


Нет комментариев