Ягымлы елмаеп каршы алалар
“Тәтеш таңнары” гәҗите аша Үтәмеш авылында туып-үсеп, анда яшәп ятучы Әлфия һәм Рәмис Шәрәевлар гаиләсе турында язасым килгән иде.
(Тәтеш, 24 декабрь, "Тәтеш таңнары"). Аларның тормыш корып яши башлауларына декабрь аенда 50 ел тулды. Рәмис абый да, Әлфия дә бик уңган, тырыш, ачык йөзле, кунакчыл кешеләр. Кем генә килсә дә, һәркемне ягымлы елмаеп каршы алалар. Авырлыклар, көчле сырхаулар кичерүләренә карамастан, тормышның ямен-тәмен белеп, матур итеп яшиләр. Икесе дә авыл хуҗалыгында тырышып эшләде: Рәмис абый шофер, механик булып, лаеклы ялга чыкты. Әлфия фермада сыерлар сауды, кибеттә хезмәт куйды. Каената һәм каенанасы белән бик яхшы, дустанә мөнәсәбәттә булды. Хәзер дә әле ярдәме кирәк булган бар кешегә дә чын күңелдән булышлык күрсәтә. Кулыннан килмәгән эше юк. Менә шундый ягымлы, киң күңелле һәм һәр җирдә өлгер гаилә яши безнең Үтәмештә” – дип яза Казаннан Флюра Шәйдуллина, Әлфия һәм Рәмис Шәрәевларга матур сүзләр юллап.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев