Ягымлы елмаеп каршылаганнар
Район халкы белән элемтәләр беркайчан да өзелми. Алар безгә күңел кичерешләрен җиткерәләр, ә без моны гәҗит битләрендә яктыртырга тырышабыз.
(Тәтеш, 26 октябрь, "Тәтеш таңнары", Сиринә Сәйфетдинова). Район халкы белән элемтәләр беркайчан да өзелми. Алар безгә күңел кичерешләрен җиткерәләр, ә без моны гәҗит битләрендә яктыртырга тырышабыз.
“Күптән түгел Тәтешкә авылдан 8 кеше диспансеризация узарга бардык. Хастаханәдән җибәрелгән машина безне авыл башыннан утыртып алып китте. Ә инде кирәкле урынга барып җиткәч, медицина хезмәткәрләре ягымлы елмаеп каршыладылар, кулыбыздан диярлек җитәкләп йөрттеләр. Безгә бик ихтирам күрсәттеләр, моның өчен барысына да рәхмәт. Аларның хезмәте бәяләп бетергесез”, – дип шалтыратып әйтте Зур Әтрәчтән Роза апа Фәйзуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев