Яңгыра, такмак!
Олы Шәмәк мәдәният йортының “Туслах” вокаль ансамбле,“Каруселька” бию төркеме Аксубайда узган “Уяв-2019” республика чуаш мәдәнияте бәйрәмендә катнашты.
(Тәтеш, 14 июль, "Тәтеш таңнары", Татьяна Кузнецова). Олы Шәмәк мәдәният йортының “Туслах” вокаль ансамбле,“Каруселька” бию төркеме Аксубайда узган “Уяв-2019” республика чуаш мәдәнияте бәйрәмендә катнашты.
Безнең районның иҗат делегациясенә район башкарма комитеты мәдәният бүлеге начальнигы Юрий Сиякин белән чуаш милли-мәдәни үзәге рәисе Володар Тимофеев җитәкчелек итте.
Катнашучылар бәйрәм кысаларында “Сара” чуаш куасын әзерләүдә үз осталыкларын күрсәттеләр, гармунчыларның “Уйна, гармун” фестивалендә, “Яңгыра такмак”, “Уяв гүзәле 2019” бәйгеләрендә катнаштылар.
“Бәйрәмнең оешкан төстә булуы ошады, яхшы итеп әзерләнгәннәр. Анда быел Татарстан вәкилләре белән бергә шулай ук күрше төбәкләрдән дә катнаштылар. Әле тагын балалар коллективлары, яшь гармунчылар бик күп иде, бу балаларның чуаш мәдәниятенә тартылуын аңлата”, – дип уртаклашты Володар Аркадьевич.
“Туслах” вокаль ансамбленең бер җырчысы, Олы Шәмәк китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Елена Погодина Аксубайга әнисе рецепты буенча әзерләгән куасны алып барды. “Уяв” бәйрәмендә без беренче тапкыр катнаштык, такмак бәйгесендә өченче урынны алдык. Әгәр чакырсалар, һичшиксез тагын барачакбыз”, – диде ул ышанычлы итеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев