Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яктылык кайтаргычлар гомерне саклап кала

Исегезгә төшерәбез: тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә йөргәндә яктылык кайтаргыч әйбере булмаган кешегә 500 сум штраф салу каралган.

(Тәтеш, 7 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).
Җәяүлеләргә тәүлекнең караңгы яки җитәрлек дәрәҗәдә күренми торган вакытта юл чите буйлап яки үтеп йөри торган урынның кырыеннан, торак пунктлардан читтә хәрәкәт иткәндә үзләре белән яктылык кайтаргыч әйберләре булырга тиеш һәм бу әйберләрне транспорт йөртүче шоферларга күренерлек итеп эләктереп куярга киңәш ителә. 

– Шоферлар кешеләрнең йөрү өлешенә чыгуын күрмәгәнлектән, үлем-җитемгә китергән очракларның күпчелеге тәүлекнең караңгы вакытына туры килә, – дип аңлата Тәтеш районының дәүләт автоинспекциясе начальнигы Рәмис Фаризов. – Статистика буенча, җәяүлеләр тарафыннан киемдә яктылык кайтаргычларны куллану мондый юл-транспорт һәлакәте куркынычын алты тапкырга киметергә мөмкинлек бирә. Яктылык кайтаргычлар махсус, яктылык нурларын кире кайтару үзлегенә ия материаллардан ясала. Алар яктырткычларсыз юлда җәяүлеләрне күрү дәрәҗәсен арттыралар һәм юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгу куркынычын сизелерлек киметәләр.  

Шофер фараларның якыннан алучы якты утларын кабызып хәрәкәт иткәндә җәяүлене 25-50 метр арада күрә ала. Әгәр җәяүле яктылык кайтаргыч кулланса, бу ераклык 150-200 метрга кадәр арта. Әгәр автомобиль фараларның ерак уты белән хәрәкәт итсә, ул чакта җәяүлеләр күренә торган аралык, яктылык кайтаргычлар кулланганда 100 метрдан 350 метрга кадәр арта. Машина йөртүченең әлеге хәлне җайга салу өчен 15-25 секунд вакыты бар. Җәяүлеләр кайчагында бу хакта уйламый да, тик һәрбер шофер кешене кара киемнән һәм тәүлекнең караңгы вакытында һәрвакытта да күреп өлгермәскә мөмкин. Әгәр инде җәяүленең киемендә яктылык кайтаргыч әйбер булса, аны күрү ихтималы ике тапкырга арта.
Шулай итеп, балаларга да, өлкәннәргә дә һәрчак яктылык кайтаргыч әйберләр тагылган кием кияргә кирәк. Аеруча да өлкән яшьтәге кешеләргә. 

Исегезгә төшерәбез: тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә йөргәндә яктылык кайтаргыч әйбере булмаган кешегә 500 сум штраф салу каралган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев