Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Якыннарыгыз белән аралашыгыз

Өлкән кешеләрне хөрмәт итү һәм аларга һәрвакытта булышып тору зарур.

(Тәтеш, 2 октябрь, "Тәтеш таңнары", Владлена Голудец, 2нче урта мәктәп укучысы). 
Безне кечкенәдән үк олыларны тыңларга һәм аларның киңәшләренә колак салырга кирәк дип үстерделәр. Кечерәк чакта без бу хакта уйламадык та. Хәзер генә әлеге сүзләрнең чын мәгънәсен аңлый башладык. Тәҗрибә туп­лаган өлкән кешеләр, дәү әниләр, дәү әтиләр үзләренең тормыш тәҗрибәсен безгә биреп калдырырга, ялгышлыклардан сакланырга, тормышта кирәкле барлык нәрсәләргә өйрәтеп калдырырга тырышалар. Алар белән аралашып бәһасез тәҗрибә алабыз һәм шуларны үзебезнең балаларга, онык­ларга тапшырачакбыз. Ләкин әлеге кешеләр хәтта гаиләдә яшәсәләр дә, еш кына үзләрен ялгыз хис итәләр. Без аларга тиешле игътибарны биреп бетермибез, ә аларга бит бары тик сөйләшү, хәлләрен сорашу, үзеңнең уңышларың белән уртаклашу да җитә. Безнең буын үзенең әби-бабасы белән  сөйләшер өчен көненә 10-15 минут кына вакытын бүлеп бирсә дә, алар чиксез бәхетле булачак. Әлеге вакытны табып, өлкәннәргә ихтирам күрсәтегез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев