ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан 2021 елның 20 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр республика территориясендә янгынга каршы аерым тәртип кертелүе турындагы карар кабул ителде.
(Тәтеш, 16 декабрь, “Тәтеш таңнары”). ТР буенча Россия ГТХ ДИнең Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр идарәсенең районара бүлеге хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, янгынга каршы аерым тәртип гамәлдә булган вакытта 1-3 класс куркынычлылыктагы (бенгаль утлары, шартлаткычларны исәпкә алмаганда) пиротехник әйберләрне сәнәгать, транспорт инфраструктурасы объектлары (автомобиль юлларыннан тыш), ягулык-энергетика комплексы (шул исәптән линияле) чикләреннән 500 метр; торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектлары, кешеләр күп була торган объектлар, автомобиль юллары чикләреннән 50 метрда куллану тыела.
– Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучыларга административ йогынтыдагы чаралар кулланылачак, – дип кисәтә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең Тәтеш районы буенча янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Роман Горбунов. – Штраф суммасы: гражданнарга – 2дән 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 15тән 30 мең сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләргә – 30 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга – 200 меңнән 400 мең сумга кадәр.
Нет комментариев