“Яшелчә бакчасы гаҗәпкә калдырды”
Гәҗит укучыларыбыз өчен шундый исемдәге фоторәсемнәр бәйгесе игълан итәбез.
(Тәтеш, 24 август, "Тәтеш таңнары"). Бакчагызда үскән үзенчәлекле төрдәге яшелчәләр һәм җимешләрнең сурәтен безнең белән уртаклашыгыз.
Бәлки бу күтәрә алмаслык гигант кабактыр яки гаҗәеп кишер, бәрәңге яисә помидордыр. Аларны рәсемгә төшерегез дә tetucһ_awangard@rambler.ru электрон почтасына җибәрегез, үзегез турындагы мәгълүматны, элемтәгә керү өчен телефон номерыгызны күрсәтегез.
Фоторәсемнәрне 1 октябрьгә кадәр кабул итәбез. Иң гаҗәпкә калдырырлык рәсемнәрне без гәҗиттә бастырачакбыз, ә редакция коллективын һәм безнең гәҗит сайтын укучыларны гаҗәпкә калдыра алган яшелчә хуҗасы приз алачак.
Бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала, яшь чикләнмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев