Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшәешенә яктылык нуры өстәгән

Алабирдедә яшәүче Зоя апа ­Заирова редакциябезгә шалтыратып, үзенең күңел кичерешләрен бүлеште.

 (Тәтеш, 22 август, "Тәтеш таңнары", Сания Сәмигуллина). “Күптән түгел бездә улым армиядә чакта 3 ай курслар узганда өйрәткән хәрби офицер Альфред Рәхимов булып китте. Йөрәк парәм Азатым армиядә һәлак булды. Шул вакытлардан бирле 40 ел сизелми дә узды. Шулкадәрле гомерләр үтелсә дә, әлеге киң күңелле кеше минем яныма килеп, ­Азатымның хезмәт юлы турында сөйләр дип уйламаган да идем. 

Улым язган хатларны күз карасыдай кадерләп саклыйм. Улымның чынлап та кешелек­ле, үз Ватанын чын йөрәктән яратуын аңладым. Аның якты истәлеге минем йөрәктә генә түгел, дусларының күңелендә дә яшәвенә ихластан шатландым, – диде ул тирән тәэсирләрен җиткереп. – Альфредка мине сөендергәне өчен ихтирам хисләрем чиксез. Бердәнбер ир баласын югалткан ананың халәтен аңлаган бу игелекле ир-ат шактый юллар үтеп, төрле районнар аша сорап йөреп, хәтта авылыбызның исемен дә чынлап белмәгән килеш, үз тырышлыгы белән мине эзләп тапты. Балам хакындагы истәлекләре белән бүлешеп, яшәешемә яктылык нуры өстәде”.

Әңгәмәдәшем әйтүенчә, ул биш бала тәрбияләп үстергән, 38 ел укытучы булып эшләү дәверендә шуның 30ын Алабирде мәктәбендә балаларга тирән белем биргән. “Әкълимә апа Кәрибуллина, Әхәт Таҗиев һәм башкаларны мин үземнең остазым дип саныйм. Аларның тәҗрибәсе алдагы көннәрдә тая­ныч-терәк, эшчәнлегемдә уңышларга ирешергә ярдәм итте. Миңа карата белдергән мактау сүзләрен һәрвакытта югары бәя буларак кабул иттем. Һәркайсын гел хөрмәт белән искә алам”, – дип саубуллашты Зоя ханым, әлеге хатирәләрне тулысынча сөйләр өчен үзенә килүен үтенеп.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев