Яшьләр – үзләренең һөнәрләре турында
27 июнь – Россия яшьләре көне.
(Тәтеш, 27 июнь, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш районы предприятиеләрендәге һәм оешмаларындагы яшь белгечләр безгә үзләренең эшчәнлекләре, һөнәр сайлаулары хакында сөйләде.
Иван Краснов, Урюм урта мәктәбе директоры:
– Мәгарифтә 9 ел эшлим. Укытучы хезмәтен үзенчәлекле дип саныйм, шуңа күрә дә әлеге һөнәрне сайладым. Педагог кулында язмышлар. Кешенең уңышка ирешүе, заманча җәмгыятьтә үз урынын таба алуы күп яктан аңа бәйле. Мәктәп директоры вазифасында – өч ел, бер үк вакытта инглиз теле дә укытам. Балалар белән эшләр өчен, синең алдыңдагы партада үзенең проблемалары, хыяллары, борчылулары, ихтыяҗлары белән шәхес утыруын аңларга кирәк. Өлкәннәрнең барысының да кайчандыр бала булганлыгын үз хәтереннән чыгармавы, һәм нинди генә хәлдә булса да, балага һәрвакытта ярдәм кулы сузуы зарур.
Елена Иванова, район мәдәният йорты директоры:
– Мәдәният өлкәсендә хезмәт эшчәнлеген 2013 елдан район мәдәният йортының автоклуб мөдире вазифасында башладым. Һөнәрне очраклы гына сайламадым: Тәтеш педагогия көллиятендә укыган вакытта райондагы күмәк чараларда катнашу ошый иде. Мәдәният өлкәсе хезмәткәре аралашучан, иҗади, белемле, инициативалы, артист кебек булырга тиеш.
Илья Казаков, “С. М. Казаков” КФХның баш агрономы:
“Авыл хуҗалыгында мин әтиемнең ярдәме белән калдым. Ул мине тракторда да, комбайнда да эшләргә өйрәтте. Минем фикеремчә, безнең тармакта һәрвакытта алга чыгар өчен хезмәт куярга, иртәгәге көн хакында уйларга кирәк. Агроном һөнәренең уңай ягы шунда, үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәсен күрергә мөмкин булуда. Миңа коллективта эшләве ошый: һәрвакытта сиңа ярдәм итәр, һәм кемгә дә булса булышлык күрсәтер кешеләр бар.
Рамилә Салаватуллина, Тәтеш үзәк район хастаханәсе шәфкать туташы:
– Мин 2006 елдан бирле эшлим, шулай да әлеге вакыт эчендә ике тапкыр декрет ялында булдым. Һөнәремне туганым Әминә Гыймранова үрнәгендә сайладым, ул хастаханәдә кырык ел өлкән шәфкать туташы һәм бала тудыру йортында акушер булып хезмәт куйды. Тагын бер сәбәбе – кешеләргә ярдәм итәсем килде. Авыручылар поликлиникага мөрәҗәгать иткәндә, аларга җылы мөнәсәбәт, юату сүзләре кирәк. Өстәвенә әле, шәфкать туташы һөнәренең гаиләңә һәм якыннарыңа ярдәм таләп ителгәндә тормышта кирәге чыгып куюы ихтимал. Миңа калса, шәфкать туташы башкаларны аңлый, шәфкатьле, түземле, җаваплы, игелекле, борчуларны күңел аша кичерә белү сыйфатларына ия булырга тиеш.
Дмитрий Митренев, бораулаучы:
– Механика заводында күптән түгел генә эшлим, алты ел контракт буенча хезмәт иттем. Армиягә кадәр ташчы-монтажчы булырга укыдым. Станок артына басар алдыннан, өч ай бораулаучы булырга өйрәндем. Әлеге һөнәрдә игътибарлы булу мөһим, чөнки детальләр төгәллек таләп итә. Хезмәтем авыр түгел, ләкин, осталыкка өйрәнү өчен, тәҗрибә кирәк.
Ахырдан шуны әйтәсе килә, яшьлек – ул бөтенләй дә яшькә карамый, ә күңел халәте. Шуңа күрә яшьләргә багышланган бәйрәм төрле яшьтәге кешеләр тарафыннан бик яратып билгеләп үтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев