Җәмгыять

"Яз аенда туучылар"

31 май көнне, язның соңгы көнендә, Тәтештәге өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта "Яз аенда туучылар" дип исемләнгән чара булып узды.

(Тәтеш, 3 июнь, “Тәтеш таңнары"). 31 май көнне, язның соңгы көнендә, Тәтештәге өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта "Яз аенда туучылар" дип исемләнгән чара булып узды.  

Чараның максаты - саф һавада дуслар белән җыелу һәм вакытны күңелле итеп үткәрү, коллективта уңай психологик климат булдыру. Туган көннең нинди яшьтә булуына карамастан, һәр кеше өчен үзенчәлекле бәйрәм булуы һәркемгә мәгълүм.

Учреждение психологы Наталья Самаркина социаль хезмәтләрдән актив файдаланучылар өчен әңгәмәдә чәй табыны һәм күңелле бәйгеләрр оештырды. Тантана сәбәпчеләре адресына котлаулар яңгырады һәм һәркем кечкенә генә бүләк алды. Очрашуда катнашучыларның барысы да проблемалар турында онытып, күңелле  ял итеп, бик күп уңай эмоцияләр алдылар.


Нет комментариев