Татарстанда 16 июльдән 25 июльгә кадәр “Җәйге эсселек шартларында хроник авыруларның кискенләшүен профилактикалау” бара.
(Тәтеш, 17 июль, "Тәтеш таннары").
Эсселек хроник авыруларның кискенләшү куркынычын тудыра. Эсселекнең сәламәтлеккә йогынтысы бөтен яшь төркемнәрендә һәм күп кенә факторлар нәтиҗәсендә барлыкка килергә мөмкин, ләкин эсседә булган авырулар һәм үлем-китем куркынычы югары булган билгеле бер категория кешеләр бар. Өлкән яшьтәге кешеләр, балалар һәм сабыйлар, хроник авырулары булган, даруларның билгеле бер төрләрен кабул итүче затлар аеруча куркыныч астында.
Тәтеш үзәк район хастаханәсе табибы Регина Кильганова эссе вакытта хроник авыруларның кискенләшүенә ничек юл куймаска өйрәтә:
– Гипертония авыруы вакытында нәрсә истә тотарга кирәк? Дәвалаучы табиб белән гипотензив дарулар дозасын карау мәҗбүри. Эссе һава торышы вакытында кан тамырларының тонусы, шулай ук канның электролит составы үзгәрә, тир бизләре аша күп сыеклык югала. Барлык бу факторлар препаратларның дозасына йогынты ясый. Шул ук вакытта гомуми сәламәтлек торышына карап давление күтәрелергә дә, төшергә дә мөмкин.
Йөрәкнең ишемик авыруы булган, шулай ук миокард инфарктын иң эссе сәгатьләрдә (11 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр) кичергән пациентларга физик активлыкны киметергә кирәк, чөнки бу вакытта миокардада кислород белән тәэмин итү начарлана.
Баш мие кан тамырлары патологиясе. Баш мие кан әйләнеше бозылуны яки инсульт кичергән кешеләргә, әйтик, бакча участогында бөгелеп яки башны аска иеп физик күнегүләр эшләргә ярамый.
Йөрәк-кан тамырлары системасының теләсә нинди авырулары булганда сыеклык кабул итүне төгәл башкарырга кирәк. Шуны истә тотарга кирәк, артык су артериаль басымны арттыруга һәм гомуми халәтне катлауландырырга мөмкин. Мондый авырулар булганда тәүлегенә 1-1,5 литрдан да артык су эчәргә ярамый.
Җәйге эсседә хроник тонзиллит, синусит кискенләшергә мөмкин. Эсседә сусауны еш кына салкын эчемлекләр белән басалар, салкынча сулыкта коеналар. Температураның мондый кискен алмашынуы лор-патологиянең кискенләшүен китереп чыгара.
Бөер авырулары булганда саф һавада су процедураларын саклык белән кабул итәргә, сыеклыкны куллануны чикләргә кирәк. Табиб билгеләвеннән башка минераль сулар, үлән, бөер чәйләрен эчү белән сак булырга кирәк.
Варикоз, тромбофлебит. Эсседә кан артык оешучан була, веналарга йөкләнеш арта. Кискен торып утырганда тромб өзелү куркынычы арта. Аякларны күбрәк ял иттерергә, компрессион әйберләр кияргә, шешүгә каршы гельләр, кремнар сөртергә кирәк.
Бу тулы исемлек түгел. Үз организмыңа игътибарлы булырга, төрле хәлләр килеп чыкканда дәвалаучы табиб белән киңәшләшергә кирәк.
Исән-имин булыгыз! Үзегезне саклагыз!
Нет комментариев