Зур Әтрәчтә яңа ачылган сугышчы-якташлар һәйкәленең тирә-ягын чисталыкта тоталар.
(Тәтеш, 11 июнь, “Тәтеш таңнары", Сиринә Сәйфетдинова). Зур Әтрәчтә яңа ачылган сугышчы-якташлар һәйкәленең тирә-ягын чисталыкта тоталар.
Әлеге игелекле эшкә авылның мәдәният йорты директоры Илһам Хәйбуллин белән шәфкать туташы Миләүшә Минәева үз өлешен кертә.
“Һәйкәл янына утыртылган чәчәкләрне Миләүшә Хатыйп кызы карап, чүпләрдән арындырып тора. Ә инде мәдәни учак “хуҗасы” Илһам Рәшит улы аның тирәсендәге куе булып үсеп киткән үләннәрне тигезләп чаба. Моның өчен аларга хөрмәтебез зур”, – дип хәбәр иттеләр зурәтрәчлеләр.
Нет комментариев