Йолдызнамә: Июнь
_________
(Тәтеш, 1 июнь, “Тәтеш таңнары").
Балыклар – ай башы катлаулы булачак. Йолдызлар тик ятмаска, нинди дә булса файдалы эш белән шөгыльләнергә киңәш итә. Ай азагында күңелле хәлләр килеп чыгачак.
Кучкар – июнь тулысы белән бик тотрыклы булачак. Чиктән тыш сабыр һәм әдәпле булыгыз.
Үгезбозау – һөнәри күзлектән чыкканда ай гаять уңышлы. Сез никадәр инициатива күрсәтсәгез, күптән көтелгән үзгәрешләр шулкадәр тизрәк булыр.
Игезәкләр – июнь башында аларга аеруча да армый-талмый һәм тырышып эшләргә кирәк, чөнки әлеге тамга астындагы кешеләр үзләренең булачак уңышларына нәкъ тә менә шушы вакытта нигез салалар.
Кысла – ай танышуларга юмарт булачак. Язмыш яңа дуслар һәм фикердәшләр табарга мөмкинлек бирәчәк. Шулай да, ниндидер көтелмәгән үзгәрешләр килеп чыгарга мөмкин, алар сезнең бары тик бу айдагы планнарыгызны гына түгел, башкаларыныкын да бозарга мөмкин.
Арысланнар – киләчәккә таба кыю атлагыз. Теләсә нинди тәвәккәллек хуплана. Әмма сәламәтлекне саклагыз, саф һавада ешрак йөрегез. Якыннарыгыз сезне күңелле сюрпризлар белән сөендерәчәк.
Кызлар – әлеге тамганы йөртүчеләр һөнәри уңышка ирешүдә үзләренең бар көчләрен куячак. Көнкүрештә кыенлыклар килеп чыгачак, әмма туганнарыгыз сезгә аны җиңеп чыгарга ярдәм итәчәк.
Үлчәүләр – ай иҗади потенциал үсеше белән тасвирлана. Гаять күп сандагы яңа идеяләр барлыкка килер, һәм сез аларны тормышка ашырмыйча торып тынычланмаячаксыз.
Чаян – сезне киеренке ай көтә. Тирә-юньдәгеләр белән низаглар бик җиңел генә кабынып китәчәк, һәм сез моңа ниләр сәбәпче булуын һәрвакытта да аңлап җиткермәячәксез. Килеп чыккан хәлләрне тыныч кына уйлау һәм фикерләү, үз вакытында нәтиҗә ясау мөһим.
Укчы – бу айда уңыш сезнең яклы. Шулай да, транспорт белән бик тә сак булырга кирәк. Һәм тагын: вак-төякләргә игътибар итегез, акча туздырмагыз.
Кәҗәмөгез – әгәр дә берәр төрле мөһим эш ниятләсәгез, аны ай ахырына кадәр кичектереп тормагыз. Сез янә тырышып хезмәт куячаксыз һәм акча эшләргә омтылачаксыз. Әлеге вакытта килеп чыккан теләсә нинди низагта Кәҗәмөгезләр үзләрен тыныч һәм ышанычлы итеп хис итәчәк.
Сукояр – сезгә эштә аерым игътибар таләп ителәчәк. Июнь башында тырышып эшләргә тырышыгыз – куелган көчегез юкка булмаячак, ә уңышка китерәчәк. Июньдә сезгә тирә-юньдәгеләрнең ярдәме һәм булышлыгы кирәк булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев