Йорт хуҗалыгы адресында тәртип урнаштырабыз
Теркәүчеләр 2019 елның августында Тәтеш районында 2,2 меңнән артык җитешмәгән һәм алыштыру таләп ителгән урам күрсәткечләрен, йорт номерларын ачыклады.
(Тәтеш, 1 июль, "Тәтеш таңнары"). Йорт хуҗалыгының адрес торышын тикшерү алда торган халык исәбен алуга әзерләнү юнәлешенең берсе булып тора.
Теркәүчеләр 2019 елның августында Тәтеш районында 2,2 меңнән артык җитешмәгән һәм алыштыру таләп ителгән урам күрсәткечләрен, йорт номерларын ачыклады.
Хуҗалык адреслары буенча шелтәләрне җайга салуга чаралар планы эшләнде, алар нигезендә быелның 1 сентябренә кадәр барлык җитешсезлекләр төзәтелергә тиеш. 2020 елның сентябрендә район комиссиясе тарафыннан Бөтенроссия халык исәбен алу буенча районның торак пунктларында хуҗалык адресына сайланма тикшерү уздырылачак.
“Зур Әтрәч авыл җирлегендә планлы чараларны үтәүгә керештеләр. Кеше исәбен алуны уңышлы уздыру һәм шулай ук төрле хезмәтләр, подразделениеләр: медицина ярдәме, почта элемтәсе, коткаручыларның да өзеклекләрсез эшләве яхшы итеп җайга салынган йорт хуҗалыгы адресына бәйле”, – диде Тәтеш районының статистика бүлеге җитәкчесе Надежда Рафаилова һәм һәркемне үзенең хуҗалык адресына тәртип урнаштыруда актив катнашырга чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев