Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Җыр – дуслыкны ныгыта

Тәтеш районының мәдәният хез­мәткәрләре Илһам Хәйбуллин, Рушания Мусина һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар Алсинә Фәйзуллина белән Васыйл Юнысов Сембер каласында узган “Дуслар җыелган җирдә” дигән татар сәнгате фестивалендә катнашып кайтты.

(Тәтеш, 27 декабрь, "Тәтеш таңнары", Сания Сәмигуллина). 
“Анда дүрт район: Апас, Тәтеш, Чүпрәле, Буа үзешчәннәре катнашты, шулай ук Ульян каласының бию коллективлары да үзләренең чыгышлары белән сокландырды, – дип хәбәр итте Олы Тормыдан Рушания Мусина. –  Фестивальгә район башлыгы Рәмис Сафиуллов тәкъдиме буенча бардык. Анда икешәр җыр башкардык, ә Васыйл абый гармунда уйнады”. 
Мәдәният хезмәткәрләре әйтүенчә, райондашларыбызны бик җылы итеп каршылаганнары һәм матур җырлары өчен аларга үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның I төбәкара “Дуслар җыелган җирдә” татар сәнгате фестиваленең  I дәрәҗә Дипломы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган. 

Җыр-моң белән сугарылган күркәм фестиваль һәркайсының күңелендә якты кичерешләр, матур хис-тойгылар калдырган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев