Ышандыра алган
Җәмгыять

Ышандыра алган

Күрше төбәктә яшәүче белән борчулы вакыйга килеп чыккан.

(Тәтеш, 6 июнь, “Тәтеш таңнары", Динә Мансурова ). Күрше төбәктә яшәүче белән борчулы вакыйга килеп чыккан.

“Шушы көннәрдә миңа таныш түгел номердан шалтыраттылар. Мин шалтыратуларга һәрвакытта җавап бирәм, чөнки мәктәптә укучы улымның кәрәзле телефонында еш кына зарядкасы бетә һәм ул минем белән дуслары аша элемтәгә керә, – дип сөйли ул миңа. – Коллектор үзәгенең тавышы ишетелде, “Тыңлыйм сезне”, “Линиядә калыгыз” диде, һәм башка сүзләр ишетелде. Шалтыратучы банк куркынычсызлыгы хезмәте вәкиле буларак таныштырды, шалтырату бушлай һәм сөйләшү яздырып  барылуын хәбәр итте. “Без сезнең иминлек максатында эшлибез”, – дип ассызыклады ул ышанычлы итеп. Аннары янәсе минем картадан акча алырга омтылуларын һәм, шикле операцияне белеп, картаны банк блокировкалавын хәбәр итте. Миннән әлеге күчерүне башкардыммы икәнлегенә төгәллек кертте.

Бу мизгелдә минем баш мием инде мәгълүматка каршы тора алмады. Шуннан соң миңа тикшерү уздырылачагын һәм картаны блокировкадан алу өчен мәгъ­лүматларны расларга кирәклеген хәбәр итте. Мин җиңел сулап куйдым – тәмамлана, хәзер барлык мәшәкатьләр хәл ителәчәк, һәм... карта номеры белән аның арткы ягындагы CVC-код – өч санны әйтергә ашыктым. Нәтиҗәсе борчуландырырлык: счеттан минем барлык акчаларым югалды. Миңа алдакчылар шалтыраткан булып чыкты”.

Безнең районда да күптән түгел шушыңа охшаш очрак килеп чыга.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, район авылларының берсендә яшәүче 25 яшьлек (!) хатын-кызга карата алдашуның чираттагы факты башкарыла. Явыз ниятле адәмнәр зыян күрүченең телефонына шалтыраталар һәм банк куркынычсызлыгы хезмәте вәкиле буларак сөйләшәләр. Ышанычны яулап, банк картасы турындагы кирәкле мәгълүматны ачыклыйлар һәм 5 мең сумга якын акчаны урлыйлар. Җинаять эше кузгатылган.

Нәтиҗә: шундый шалтыратулар булганда беркайчан да бернинди шәхси мәгълүматларыгызны, шул исәптән карта номерын хәбәр итмәгез. Чиктән тыш сак булыгыз.
    


 


Нет комментариев