Тәтештәге авыл хуҗалыгы техникумының быел көндезгедә һәм читтән торып укыган 134 чыгарылышы диплом алды, шуның 25е – бик яхшы билгесенә.
(Тәтеш, 17 июль, "Тәтеш таңнары"). Тәтештәге авыл хуҗалыгы техникумының быел көндезгедә һәм читтән торып укыган 134 чыгарылышы диплом алды, шуның 25е – бик яхшы билгесенә. Тәтешнең авыл хуҗалыгы техникумы директоры Илнур Җамалтдинов мәгълүматлары буенча, 2020-2021 уку елларына укучылар җыю планы – 110 кеше.
Тәтештәге гражданнарны яклау көллиятен быел 121 чыгарылыш тәмамлады, шулардан 29 студент – кызыл дипломга. “Яңа уку елында 125 кеше укыячак”, – дип хәбәр итте гражданнарны яклау көллияте директоры Татьяна Адаева.
Районыбыздагы урта һөнәри белем йортларының быелгы чыгарылышларының күпчелеге инде Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт итә. Алар үзләренең гражданлык бурычларын үтәп, тагын да ныгып һәм чыныгып кайтачаклар, хезмәт базарында кирәкле кадрлар булачаклар.
Нет комментариев