Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Юрист: Конституциягә төзәтмәләр кертү – ул җәмгыять белән хезмәттәшлекнең яңа дәрәҗәсе

Дәүләт гражданлык җәмгыяте институтларына ярдәм итәчәк һәм аларның үз сәясәтен булдыруда катнашуын тәэмин итәчәк.

(Тәтеш, 24 март, “Тәтеш таңнары”). Россия Конституциясенә гражданлык җәмгыяте институтларының сәясәтне булдыруда катнашуы хакындагы төзәтмә – җәмгыять һәм дәүләт арасындагы хезмәттәшлектә яңа сыйфатлы адым. “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты рәисе Тимур Какохо шул фикерне җиткерде. “Минемчә, коммерцияле булмаган оешмалар белән хезмәттәшлекнең сыйфатлырак дәрәҗәсенә күчү зарур. Кешеләрне теге яки бу мәнфәгатьләр һәм социаль проблемалар буенча берләштерә торган коммерцияле булмаган оешмалар гамәлдәге законнарга үзгәрешләрен тәкъдим итә алсыннар иде”, – диде ул.

Демократик илләрнең күпчелегендә көчле профсоюзлар һәм коммерцияле булмаган оешмалар бар, алар үз идеяләрен тәкъдим итеп, үзгәрешләр таләп итә ала, дип өстәде ул. Хәзер Россиядә тиешле мөмкинлек канун дәрәҗәсендә беркетеләчәк.

Татарстан Дәүләт Советының Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү турындагы канунны хуплавын “Татар-информ” элегрәк хәбәр иткән иде.

фото: Татар-информ/Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев