Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Үз хокукларыңны якларга мөмкин һәм кирәк

Ел саен, 15 мартта, халыкара җәмәгатьчелектә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклаучылар көне билгеләп үтелә, быел ул “Рациональ кулланучы” шигаре астында үтте.

(Тәтеш, 15 март, “Тәтеш таңнары", Мәдинә Ибәтуллина әңгәмәсе). Без кулланучылар булып торабыз: кибетләрдә көндәлек әйберләр яки көнкүреш техникасы сатып алабыз, машинаны ремонтлыйбыз, подрядчылар һәм башкалар көче белән ремонт ясыйбыз. Безнең хокуклар бозылганда, без кайчак­ларда кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белмибез.

ТР Дәүләт алкоголь инспек­циясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Елена Сазоновага без кызыксындырган сорауларны бирдек.

– Елена Константиновна, кулланучылар хокукларын бозу нәрсәдә чагыла?

– Кулланучылар хокукларын бозу, мисалга, сатып алынган товарның яки күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатсыз булуында; товар сыйфатлы, ләкин үлчәме яисә төсе буенча туры килмәвендә, акчаны кире кайтармау; сатучының товар хакында дөрес булмаган яки тулы булмаган мәгълүмат бирүендә, моның нәтиҗәсендә кирәкле булмаган әйбер сатып алынуында; культуралы хезмәт күрсәтүдә, әгәр сезнең белән тупас булсалар; эшләрне башкару (хезмәтләр күрсәтү) вакыты бозылуда; вакыты чыккан азык-төлекләрдә һәм башкаларда чагылырга мөмкин.

– Мондый очракларда кайда мөрәҗәгать итәргә соң?

– Безнең районда техник-катлаулы, сыйфатсыз товарлар, туклану ризыклары сатып алган вакытта түбәндәге оешмаларга мөрәҗәгать итәргә кирәк: ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органына, Тәтеш районы башкарма комитетына, Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында ТР буенча кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлекләрен яклау өлкәсе күзәтчелеге буенча ТО Федераль хезмәт Идарәсенә.

Сыйфатсыз товарлар сатып алу белән бәйле, хезмәтләр һәм эшләр күрсәткән вакытта җи­тешсезлекләр ачыкланган чакта сораулар килеп туган очракта, миңа, кулланучылар ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең  Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәренә, мөрәҗәгать итә ала һәм шелтәләр, дәгъва гаризалары белдереп, проектларны тутырганда бушлай ярдәм алырга мөмкин, телефоны: 8(84373)2-62-80. 

Шунысын истә тотарга кирәк, исемсез юлламалар яки мөрәҗәгать иткән гражданинның тулы мәгъ­лүматлары булмаганда, алар  игътибарга алынмаячак.  
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев