Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында тәтешлеләр ниләр белән шөгыльләнә?
Тәтеш районында яшәүчеләрнең күпчелеге, бөтен Россиядәге кебек, үзләрен изоляцияләүдә тота.
(Тәтеш, 10 апрель, «Тәтеш таңнары»). Без гәҗит укучыларыбызны сораштырдык һәм аларның көннәрен ничек үткәрүләрен белдек.
Любовь Гарнизова:
– Үз-үзеңне изоляцияләү башланганда бакча кишәрлеген җыештырдым. Суган рассадасын аерып утыртырга җыенам. Догалар укыйм. Телефон аша дусларым һәм туганнарым белән аралашам, Интернет аша да бер-беребезгә ярдәм итәргә тырышабыз.
Марина Кирилина, күп бала анасы:
– Үз-үзеңне изоляцияләү тәртибе барышында бөтен гаилә белән җыелу мөмкинлеге барлыкка килде. Бергәләп уйныйбыз, мультфильмнар карыйбыз, олы кызым кечкенәләренә әкиятләр укырга ярата. Әтиләре әлегә өйдә булганда, әниләренең йорт эшләренә күбрәк вакыт барлыкка килде. Әгәр көн яхшы булса – саф һавага чыгабыз, әмма бары тик үзебезнең бакчага гына, анда бит яз килү белән шактый эшләр башкарасы бар.
Галина Сабрекова:
– Бик зарурилык булмаса, өйдән чыкмаска тырышам. Өйләрне җыештырдым, күп укыйм, туганнар белән “Скайп” аша аралашам, бер-беребезне тынычландырырга тырышабыз, танышларны, аеруча да яшьләрне, өйдән чыкмаска күндерәм. Һәм гомумән алганда, бу тормышыңны яңадан уйлап күздән кичерү, дөрес нәтиҗәләр ясау, үзеңнең якыннарыңа ярдәмчел, шәфкатьле, аеруча да игътибарлы булу вакыты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев