Җәза бирү каралган
94 башкарма производствосының 9ы хатын-кызларга карата кузгатылган.
(Тәтеш, 11 июнь, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш районының суд приставы бүлегендә бүгенгесе көндә алиментлар алу буенча 94 башкарма производство бар. Бу ничек кенә борчулы яңгыраса да, кайчакларда гаиләләр таркала, һәм моңардан балалар азаплана. Өстәвенә бары тик рухи яктан гына түгел: кайвакытларда әтиләр, кайбер очракларда әниләр дә, алимент түләүдән баш тарта. Шулай итеп, Тәтеш районының суд приставы бүлеге хезмәткәрләре әйтүенчә, 94 башкарма производствосының 9ы хатын-кызларга карата кузгатылган. “Алиментларны ике айдан артык түләмәгән 11 бурычлы быел административ җаваплылыкка тартылды. Тугыз кеше җинаять җаваплылыгына җәлеп ителде, шуның алтысы – икенче тапкыр. Әлеге кешеләр, нигездә, алкоголь кулланучылар. Бурычлыларның милкенә арест салу турында җиде акт тутырылды, 14 кешене эзләү бара. Административ һәм җинаять җаваплылыгына тартылганнан соң, кешеләр бурычларын түләү мөмкинлеге булсынга, эшкә урнашу очраклары да бар”, – дип билгеләп үтә суд приставлары. Тәтеш районының суд приставы бүлеге хезмәткәрләре искә төшерә, алиментларны түләүдән читләшкән өчен 20 сәгатькә мәҗбүри төзәтү эшләре төрендә иң кечкенә җәза каралган, иң зур җәза – бер елга кадәр иректән мәхрүм итү.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев