Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ЗАГС бүлекләре эшләү тәртибен үзгәртә

Россиянең теләсә кайсы ЗАГС бүлегендә акт язмаларын рәсмиләштерергә була.

(Тәтеш, 12 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Лариса Дианова хәбәр итүенчә, 2021 елның 30 декабреннән (үзгәрешләр гамәлгә кертелгәч) Россиянең теләсә кайсы ЗАГС бүлегендә бала туу, вафат булу, аерылышу, исем алыштыру турындагы таныклыкны алуга, акт язмаларына үзгәрешләр һәм төзәтмәләр кертергә мөмкин. Вакыйгаларны теркәү урыны, яшәү урыны яки акт язмасының саклану урынының кәгазь рәвешендәге төре әһәмияткә ия булмаячак.   

Әлеге эш тәртибе ЗАГСның территориаль (район) бүлекләренә генә кагыла. Махсуслаштырылган ЗАГС бүлекләре үз юнәлешләре буенча эшләвен дәвам итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев