Үзегезгә һәм якыннарыгызга куркынычсызлыкны тәэмин итегез
Автоном янгын хәбәриткеч тормышны һәм милекне саклап калырга ярдәм итә.
(Тәтеш, 12 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Автоном янгын хәбәриткеч – ул матдәләр һәм материалларның аэрозоль продуктлары концентрациясен билгеле бер дәрәҗәдә көйләүче махсус җайланма, аның корпусында янгын чыгуны ачыклый һәм бу хакта кичекмәстән хәбәр итәр өчен кирәкле булган конструктив берләштерелгән автоном счетчик чыганагы бар.
– Автоном янгын хәбәриткеч (алга таба – АЯХ) – бүгенге көндә кешеләрнең янгыннардан үлүен кисәтү буенча иң нәтиҗәле чараларның берсе булып тора, – дип белдерә Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча АЯХ өлкән инспекторы Роман Горбунов. – АЯХ төтен тарала башлаганда эшләп китә һәм янгын чыгу куркынычы турында тавыш сигналы аркылы кешеләрне кисәтү үзлегенә ия. Хәбәриткечнең тавышы һәм ешлыгы шундый көчле, ул хәтта бик каты йоклаган кешене дә уятырга мөмкин.
Түшәмдә АЯХ урнаштыру янгын сигнализациясенең махсус линияләрен урнаштыруны һәм өстәмә җиһазлар куллануны таләп итми. Батареяларын кимендә елга бер тапкыр алыштырырга һәм оптик-электрон датчиклы камераны тузан суырткыч белән вакыт-вакыт өрдерергә кирәк.
Дәүләт янгын күзәтчелеге белгече тәтешлеләрнең игътибарын GSM-модульле янгын хәбәриткечләрнең аеруча зур танылу алуы, аларның янгын чыгу турындагы хәбәрләрне бер үк вакытта алты абонентның телефонына шалтырату һәм СМС-хәбәр җибәрү мөмкинлеге бирүенә юнәлтте, боларга торак милекчесе, янгын сагы бүлекчәләре, БДДХ, туганнары, күршеләре һәм башка кызыксынган затлар керә ала. Моннан тыш, әлеге хәбәриткечләр ялгышлык белән эшләп китүгә юл куймауда ныклы, аларга сирена җайланмасы урнаштырылган һәм бер батарея кимендә 3 ел өзлексез эшли.
– Янгын хәбәриткечләрне файдалану кагыйдәләре шактый гади, аларның бәясен чыккан янгыннан килгән зыянга караганда чагыштыргысыз дәрәҗәдә арзан, – ди Роман Горбунов. – Мондый приборны үз торагыгызда урнаштырып, сез мал-мөлкәтегезне генә түгел, ә үз гомерегезне дә саклап калуны тәэмин итәчәксез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев