Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзенчәлекле очрашу

Сөендектә Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан авылдагы ир-егетләрне клубта әзерләнгән бәйрәм чәенә җыйганнар.

(Тәтеш, 27 февраль, «Тәтеш таннары», Рубин ИДРИСОВ).  “Башта авылыбыз тарихы турындагы музейга куелган төрле еллардагы экспонатлар, сугыш вакытларында илебезне яклаган һәм саклаган батыр авылдашлар турындагы истәлекләрне уртаклаштык, – диде әңгәмә барышында Люция Хәлиуллова. – Егетләр үзләренең бабалары, әтиләре хакындагы хатирәләрне дә сөйләделәр һәм үзләренең кичерешләрен белдерделәр”.

Мәдәният хезмәткәре сүзләренә караганда, әлеге очрашу үзенчәлекле һәм ватанпәрвәрлек рухында узган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев