Җәмгыять

Үзеңне грипптан ничек сакларга?

Грипп чиренең артуы күзәтелә. Шунлыктан Тәтеш үзәк район хастаханәсе әлеге чирнең билгеләре һәм профилактик чаралары хакында районда яшәүчеләрнең исләренә төшерә.

(Тәтеш, 7 февраль, «Тәтеш таннары»). Грипп белән авырый башлауның беренче 24-36 сәгатендә  тән температурасы 39, 40 градуска җитә. Маңгай-чигә янында, күз алмаларын йөрткәндә, яктылыктан күз авыр­ту­лары, мускулларда һәм буыннарда авырту барлык­ка килә, еш кына күңел болгана яки костыра, кайчакларда кан басымы төшә. Чир башланганнан соң берничә сәгать үткәч, чир коры йөткерү, борынга томау төшү белән дәвам итә. Күкрәк тирәсендә авыртулы йөткерү белән трахеит үсү грипп өчен гадәти булып тора. Әгәр шушы билгеләр күзәтелсә, өйдә калыгыз һәм башка кешеләр белән аралашмагыз. 
Исегездән чыгармагыз: башкаларга чир йоктырырга мөмкинсез. Йөткергәндә һәм төчкергәндә авыз белән борынны кәгазь салфетка белән томалагыз, файдаланган сөрткечне аннары чүп чиләгенә ташлагыз, кулларыгызны юыгыз. Грипп вакытында температураны төшерә торган әйберләрне  сак­лык белән куллану зарур. Вирус йогынтысында организмның саклану тәэсире булып торган тән температурасы күтәрелгәндә, аны төшермәскә киңәш ителә. Юан кан тамырларына (култык астына һәм касык тирәсенә) боз, маңгайга салкын суда чылатылган чүпрәк куярга, су белән кушылган серкә яки спирт эремәсе белән (бермә бер чагыштыр­масында) тәнне ышкырга  була. Әгәр температурагыз 38 һәм аннан да югары икән, тәүлек әйләнәсендә температура төшерә торган әйберләрнең файдасы тимәсә, яисә хәлегезнең начарлануын белгерткән теләсә нинди билгеләр күзәтелсә: сулыш алу кыенлашса яки тын кысылса, күкрәктә яки корсакта авырту яисә кысып алу булса, кинәт кенә баш әйләнсә, аң саташса, көчле яки бертуктаусыз костырса, тәндә “күгәргән урыннар“ барлыкка килсә, казналар канаса кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итегез. 

Балалар арасында сулыш алу ешаю яки кыенлашу, тире капламы зәңгәрләнү, сыеклыкны тиешле күләмдә эчүдән баш тарту, көчле яки бертуктаусыз косу, тәэсир итүчәнлек булмау, кулга алганда баланың нык ярсучанлык халәтенә килеп карышу билгеләре булганда, грипп чагылышының берникадәр җиңеләюе аннан соңгы тән температурасы күтәрелү һәм көчле йөткерү белән дәвам иткәндә ашыгыч медицина ярдәме таләп ителә. Әгәр гаиләдә чирли башлаган кеше булса, аны мөмкин кадәр аерып урнаштыру, аерым савыт-саба, сөлге, кулъяулык бирү зарур, кулланганнан соң боларның барысын кайнатырга, бинаны еш кына җилләтергә һәм дезинфекцияләү әйберләрен кулланып, көнгә кимендә ике тапкыр дымлы чүпрәк белән сөртергә кирәк. Чир йоктырган кешеләрне тәрбияләүчеләргә саклану битлекләре кулланырга, аны һәр 2-3 сәгать саен алыштырырга, кулларны сабын белән ешрак юарга яки спирт эремәсе белән сөртергә киңәш ителә. Эш урыннарында, әгәр бинада грипп белән авыручы булса, саклану битлеген файдалану зарур. Чир билгеләре булганда эшкә барырга ярамый, бу кешеләргә чик йоктыру һәм авыруның өзлегүенә сәбәпче булырга мөмкин. Чир билгеләре тулысынча үтеп беткәнчегә кадәр, чирле кеше вирус йөртүче булып тора.

Үзеңне грипптан ничек сакларга?
Грипп билгеләре булучылар белән тыгыз элемтәгә керүдән читләшергә. Мөһимлек очрагында саклану битлеге киегез. Юылмаган кулыгыз белән авызга һәм борынга кагылмагыз. Кешеләр күмәк булган урыннарга баруны киметегез. Җәмәгать транспортында йөргәндә көчле йөткергән, төчкергән кешеләр белән янәшә басып бармагыз. Күмәк, аеруча да ябык биналарда үткәрелүче чараларга бармаска тырышыгыз. Гриппны профилактикалау өчен суган, сарымсак, кәбестә, клюква, карлыган, сырганак, брусника, лимон, бал һәм башка ризыкларны  куллану зарур. Иммун сис­темасын ныгыту өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз (файдалы тук­лану, физик активлык, тәмәке тарту һәм алкоголь кулланудан баш тарту). Артык туңудан сакланыгыз.


Нет комментариев