(Тәтеш, 18 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).
“Пушкин картасы” һәм “Мәктәп укучылары өчен мәдәният” федераль проекты кысаларында Тәтештәге район мәдәният йортында “Дуслык агачы” дип исемләнгән интерактив күңел ачу программасы булды.
Чарада катнашучылар командаларга бүленеп төрле сынауларны үтәделәр. Аннары бергәләп уйлау, зирәклек һәм җитезлек биремнәрендә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Әлеге күңелле программа Россия һәм аның бай табигате турындагы җырлар белән үрелеп барды.
Нет комментариев