Укучы газета турында.
(Тәтеш, 16 октябрь, “Тәтеш таңнары”).

Зөбәрҗәт Хәйруллина, Зур Әтрәч:
– “Тәтеш таңнары” газетасы минем өчен зур әһәмияткә ия. Үзем китапханәче булып эшләгәч, андагы һәр язманы, яңалыкны, хәтта игъланны укып барам. Әле тагын китапханә тормышы, авыл кешеләре хакындагы мәгълүматлар белән дә уртаклашам. Сүз уңаеннан, өлкәннәр ункөнлегендә чаралар уздырылды. Җирлектәге олы яшьтәгеләргә “Нур” авыл хуҗалыгы җитәкчесе Радик Галимҗан улы Нургалиев күчтәнәчләр өләште. Моңа һәр өлкән кешенең күңеле булды. Алар үзләренең күңелләрендәге ихтирам сүзләрен белдереп, изге теләкләрен әйттеләр. Шулай ук эшкуарлар Алсинә Гайнуллина, Алабирдедән Рөстәм Шәрәфиев та авылыбызның өлкәннәрен бүләкләр белән сөендерделәр. Шундый игелекле гамәлләрне башкарган кешеләр турында язар, аларны авылларда гына түгел, районда да белсеннәр өчен “Тәтеш таңнары” безгә бик кирәк.
фотоны Зөбәрҗәт Хәйруллина тәкъдим итте
Нет комментариев