Кызлар токмачларны кискәндә, килен күрергә килгән егетләр җырлар һәм биюләр башкарганнар.
(Тәтеш, 4 апрель, “Тәтеш таңнары”). Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Зур Әтрәч авылы китапханәсендә "Тәтеш җиренең йолалары һәм гореф-гадәтләре" район этнографик библиоэкскурсиясендә катнашу максатыннан "Килен токмачы" дигән чара оештырылган.
Китапханәдә үткән чарага югары сыйныф укучылары чакырылган. Кызлар токмачларны кискәндә, килен күрергә килгән егетләр җырлар һәм биюләр башкарганнар. Килен токмачына авылның гармунчысы Васыйл Юнысовны да чакырганнар.
Нет комментариев