Зур Әтрәч авылында «Әтрәч укулары» бәйрәме уңаеннан әзерлек эшләре тулы куәтенә бара
Зур Әтрәчтә, 4 июлдә, узачак «Әтрәч укулары» бәйрәме узачак.
Зур Әтрәч авылында бу атнада, 4 июлдә узачак "Әтрәч укулары" бәйрәме уңаеннан әзерлек эшләре тулы куәтенә бара.

Авыл халкы, бердәм булып, үзенең кече ватанын ямьләү, бәйрәмгә тиешле төсмер һәм күтәренкелек өстәү өчен тырыша һәм үзләреннән зур өлеш кертә.

Бәйрәм уңаеннан изгеләр чишмәсе янындагы мәйданга зур сәхнә корылган, аның тирәсендәге эскәмияләрне матур төсләргә буяганнар, милли йортны юып чыгарганнар, бер читтә чатырлар урнаштырылачак.

Бу чара авыл халкын гына түгел, читтә яшәүче якташларны да бергә туплап, буыннар арасындагы элемтәне ныгытуга хезмәт итә.
Бәйрәм Зур Әтрәчнең данын тагын да еракларга таратып, авылның матур традицияләрен саклап калырга ярдәм итәр дигән өметтә кала авыл кешеләре.
фото: социаль челтәрләр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев