Зур Әтрәч авылыннан Әминә апа Нәфигыйна  «Мөнәҗәтләр – гаилә бизәге» Бөтенроссия конкурсында катнашты
Җәмгыять

Зур Әтрәч авылыннан Әминә апа Нәфигыйна «Мөнәҗәтләр – гаилә бизәге» Бөтенроссия конкурсында катнашты

Мөнәҗәт башкаручылар «Соло» һәм «Ансамбль» номинацияләрендә бәяләнде. Конкурска 103 иҗади номер тәкъдим ителде.

Зур Әтрәч авылыннан Әминә апа Нәфигыйна Казан шәһәренең «Гаилә» мәчете быелның сентябрь-октябрь айларында ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән «Мөселманнар» газетасы уздырган «Мөнәҗәтләр – гаилә бизәге» Бөтенроссия конкурсында катнашты.

- Конкурс мөнәҗәт аша Исламны һәм аның иминлек, мәрхәмәт, мәхәббәт, тынычлык һәм кичерү кебек мәңгелек кыйммәтләрен, милли моңнарыбызны халыкка җиткерү; иң яхшы мөнәҗәт башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү; мөнәҗәтне яңадан торгызуга һәм башкаруга халыкның һәм җәмәгать оешмаларының игътибарын җәлеп итү; мөнәҗәтне үсеп килүче буынны тәрбияләүдә куллану максатыннан  үткәрелде.
Мөнәҗәт башкаручылар «Соло» һәм «Ансамбль» номинацияләрендә бәяләнде. Конкурска 103 иҗади номер тәкъдим ителде. Алар Татарстаннан, Чувашстаннан, Башкортостаннан, Чиләбе, Ульяновск, Төмән һәм Пермь өлкәләреннән килде. Мөнәҗәтләрне башкаручыларның иң яшенә – 3, иң өлкәненә – 80 яшь.
Конкурска йомгак 3 ноябрьдә 9:00 сәгатьтә Сафиуллин урамы, 29нчы йорт адресы буенча урнашкан «Эмиз» банкетлар залында ясалды. Шунда ук һәр номинациядә беренче урын алучылар арасында җирәбә ысулы белән төп бүләк – гомрә сәфәренә юллама уйнатылды, - дип уртаклашты Әминә апаның кызы Әлфия Заһидуллина.

фотоны Әлфия Заһидуллина тәкъдим итте


Нет комментариев