Ифтарда тыңланылган вәгазьләр, азан тавышлары халыкны Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылырга, намазга чакыра.
(Тәтеш, 1 май, “Тәтеш таңнары”).
Зур Әтрәч авылы мәдәният йортында җирлек башлыгы Илнур Юнусов гаиләсе зурлап ифтар уздырган.
- Мәҗлескә авылыбызның имам хатыйбы Гомәр хәзрәт Садиров, Кече Әтрәч авылыннан Мөнәвир хәзрәт, Алабирде авылыннан Рөстәм хәзрәт һәм авылыбызның дин юлыннан баручы барлык кешеләре җыелды.
Ифтарда тыңланылган вәгазьләр, азан тавышлары халыкны Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылырга, намазга чакыра.
Ифтар уздыручыларга һәм булышучыларга Аллаһының рәхмәтләре яусын, барлык теләк-ниятләре тормышка ашсын! Киләчәктә да туган авылыбызда шулай изге бәйрәмнәрдә очрашырга, тыныч ,имин тормышта яшәргә язсын! Мәчетләребездән һәрвакыт азан тавышлары яңгырап торсын иде! - диләр әтрәчлеләр.
Нет комментариев