Җәмгыять

Зур Әтрәчтә аулак өй уздырганнар

Бик күңелле булган.

(Тәтеш, 19 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Сания Сәмигуллина). “Соңгы елларда халыкның туган җиренә, туган теленә, үткәненә, мәдәниятенә игътибары кө­чәя бара, – ди китапханәче Зөбәрҗәт Хәйруллина. – Бу үзгәреш олыларда да милли йолаларга, гореф-гадәтләргә ихтирам тәрбияләүне алга куя. Буыннан-буынга күчеп килгән, хәзер инде югалып бара торган күңелле бәйрәмнәр, йолалар яңадан арабызда яшәсен дисәк, без аны кабатлап, кешеләрнең дә күңеленә уелып калырдай итеп бирә белергә тиешбез”.

Зөбәрҗәт Ибраһим кызы әй­түенчә, һәрбер кеше үз почмагында бикләнеп тик утырган бер мәлне, Зур Әтрәч авылының Роза апа һәм Ислам абый Фәйзуллиннар өендә аулак кичәсе гөрләткәннәр. Авылыбызга татарлыгыбыз кире кайта. Олы мичләр белән. Анда кабарып пешкән коймак, катламалар, чуен ашлары пешә. Аш-су остасы Әминә апа Нәфигыйна (рәсемдә) аулак өйгә җыелучыларны кабартма пешереп сыйлаган. И-и ,тансыклаган икән күңел, мичтә тәгәрәткән авыл бәрәңгесен, авыл катыгын... Үз татарыбызның җырын, биюен. Җитеш хәзер, шөкер. Менә күңелләребез генә тараеп китте. Табыныбызда бер ят кибет ризыгы юк дияр идем, чәй янына конфет ­куелган икән. Аңа үрелүче дә булмады. Фәтлия апа кайнаткан шикәр һәм хуҗабикә Роза апаның кара карлыган кайнатмасын яратып авыз итте аулак өйлеләр. Күп вакытка җитәрлек истәлек алып, үткәреләсе башка бәйрәмнәр турында сөйләшеп таралышты бу кичәдән әтрәчлеләр.

Шунысын да әйтми калдыру мөмкин тү­гел, нинди аулак өй мич башсыз була ин­де. Рәхәтләнеп ­менеп утырып, мич башына яшерелгән дәү әни­нең җимешләрен табып, киптерергә куйган мәтрүшкәләрен алып төшеп чәй эчмәгәч, аулак өй буламыни инде ул. Исегезгә төштеме? Яшьлеккә һәм балачакка кайтып, мич башында җылынган чак­лар хәтердә яңара да елмаеп куясың. И, ул вакытлар белән бәйле вакыйгалар бик күп бит. 
“Без, биш баланың итеге янына йон оекбаш һәм шыкы­раеп каткан бияләйләр дә киптерергә куела иде. Иртән, шул матурырак кипкәнен эләктереп, мәктәпкә китә идек. Киптерергә куелган чикләвек, әтинең чымыткысы да мич башында булыр иде. И-и ул искә төшерүләрнең татлылыгы һәм югалту ачысы”, – дип үткәннәре белән уртаклашты Зөбәрҗәт Ибраһим кызы.


Нет комментариев