Общество

Хокук бозуларны кисәтү мөһим

Чәршәмбе көнне районның коррупциягә каршы эш итү буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов җитәкчелегендә коррупция­гә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Идарәсе тарафыннан әзерләнгән тематик методик материалларга, әлеге күрсәтмәләр нигезендә алга таба эшләр оештыру өчен, күзәтү үткәрелде. Материалларда бәян ителгән төп бурычларның берсе – коррупцияле хокук бозуларны вакытында профилактикалау. Безнең районда “2015 – 2022 елларга Татарстан Респуб­ликасының Тәтеш муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру” муниципаль программасы эшли.

 


Нет комментариев