Алабирде авылындагы урта мәктәптә волейбол ярышы булган
Мәктәпнең спорт залында быел авыл яшьләре, студентлар, якташлар һәм урта мәктәп укучылары командалары ундүртенче ел рәттән очрашты
(Тәтеш, 3 март, «Тәтеш таңнары»). Алабирде авылындагы шәхси эшкуар Фирдүс Җәләлиев призына урта мәктәптә волейбол ярышы булган.
“Алабирде авылы җирлегенең дүрт командасы арасында иң яхшы уйнаучылар һәм җиңүчеләр исеменә кызу ярыш үтте, – дип хәбәр иттеләр Алабирде мәктәбе педагоглары. – Мәктәпнең спорт залында быел авыл яшьләре, студентлар, якташлар һәм урта мәктәп укучылары командалары ундүртенче ел рәттән очрашты. Көчле ярышта, былтыргы кебек, беренче урынны якташлар командасы яулады, икенче урында – авыл яшьләре (команданың капитаны Фирдүс Җәләлиев), өченче урында – студентлар командасы, мәктәп укучылары 4нче урынны алды. Катнашучыларның барысы да Фирдүс Мөнир улы тапшырган кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев