Аларга яңгыр да комачауламый
Җәйге матур көннәрдә кулларына чаңгы таяклары тоткан кешеләр узып йөрүчеләрнең йөзләрендә гаҗәпләнү хисләре тудырмый, чөнки тәтешлеләрнең күпчелеге үзенең иртәсен скандинавия йөрешеннән башлый.
(Тәтеш, 8 август, "Тәтеш таңнары", Татьяна Кузнецова). Җәйге матур көннәрдә кулларына чаңгы таяклары тоткан кешеләр узып йөрүчеләрнең йөзләрендә гаҗәпләнү хисләре тудырмый, чөнки тәтешлеләрнең күпчелеге үзенең иртәсен скандинавия йөрешеннән башлый.
Сәгать уклары 5.30ны күрсәтә. Кояш нурлары каен яфраклары аша сирпи, россиялеләр өчен берникадәр экзотик булган спорт төрен яратучылар Җиңү паркы сукмагы буйлап талгын адымнар белән атлый. Кемдер фикердәшләре төркемендә шөгыльләнә, кайберәүләр табигать гүзәллегендә ялгызы гына хозурлануны хуп күрә, әмма аларны бер нәрсә берләштерә – сәламәт яшәү рәвеше.
Шулай килеп чыкты, скандинавия йөрешенә чыгучылар арасында күпчелек пенсия яшендәге хатын-кызлар, әмма алай ук түгел икән, агачлар арасында ир-ат шәүләсе дә күренде.
Нина Верияловага – 75 яшь, шуның бишен ул скандинавия йөрешенә мөкиббән китүчеләр арасында уздыра: бу хакта телевизордагы тапшырулардан белгән. Чаңгы таякларын көн саен диярлек кулына ала һәм паркка китә. Биш-алты әйләнеш үтәм ди, аның һәркайсы 750 метр, аннары саф һавада күнегүләр ясый, шуннан соң табигатьтән көч-куәт алыр өчен агачка сыена. “Физкультура белән шөгыльләнмәсәм үземне көн буе йокы капчыгы сыман хис итәм, ә моңардан соң – уяу, яхшы. Һава торышы начар булганда паркка чыга алмасам, күнегүләрне өйдә ясыйм”, – дип уртаклаша ул.
Александра Әбдрәшитова өчен яңгыр комачау итми, ул өч ел дәвамында көн саен скандинавия йөрешендә тәүлек буена җитәрлек көч һәм кодрәт ала, ул моның белән хезмәттәшләре үрнәгендә шөгыльләнә. “Минем һәр иртәм паркка килүдән башлана. Биредә чиста, тынлык, язын каеннар яфрак ярганда илаһи матурлык. Шулчакта рәхәтләнеп яшисе һәм тормышны яратасы килә. Безнең урыннар – иркен урыннар, иң яхшысы бары тик Тәтештә генә булырга мөмкин. Яшьләргә минем киңәш – күбрәк табигатьтә булырга кирәк”, – ди ул. Александра Филипповна үзен яхшы хис итсен өчен, өстенә даими рәвештә салкын су коя, мөмкинлек чыккан саен изге чишмәгә бара һәм аңа чума, әле тагын ел саен май аенда коену сезонын ача.
Ольга Хуртина үзенең 68 яшендә актив яшәү рәвеше алып бара. Скандинавия йөреше белән танышканчыга кадәр физкультура белән шөгыльләнгән, бассейнга барган. “Кышын юл буйлап йөрибез. Төркем белән яхшырак, чөнки юлда этләр очрарга мөмкин. Юлларны тамырлардан чистартсыннар иде диясе килә, алайса күптән түгел бер хатын-кыз егылды”, – ди ул.
Спорт аңа күтәренке рухта булырга һәм артык авырлык җыймаска ярдәм итүен яшерми. Олы яшьтәге “спортчыларның” тагын бер үтенече бар: кышын юлларны кардан чистартырлар дип өметләнәләр, алайса аларга тротуар буйлап һәм юл кырыеннан йөрергә туры килә. Ләкин календарьда әлегә август, скандинавия йөрешен яратучылар кулларына чаңгы таяклары алып, җәйге иртә белән хозурланырга, сәламәтлекне ныгытырга һәм бәхетлерәк булырга ашкына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев