Реклама
Спорт
“Авыл яшьләре” җиңгән
Алабирде урта мәктәбе спортзалында “Ф. М. Җәләлиев” КФХ җитәкчесе Фирдус Җәләлиев призына волейбол ярышы булды.
(Тәтеш, 5 март, “Тәтеш таңнары”, Сәния Сәмигуллина, Талип Мингалиев фотосы).
– Анда “Авыл яшьләре”, “Студентлар”, “Якташлык” һәм “Мәктәп укучылары” командалары катнашты. Спорт сөючеләр быел унбишенче тапкыр очраштылар. Алар арасында җиңү өчен кызу уен барды, – дип уртаклашты укытучы Талип Мингалиев. – Ярыш нәтиҗәләре буенча, беренчелекне “Авыл яшьләре” командасы яулады, “Студентлар” командасы икенче урынны алды, өченче урында – “Якташлык”, “Мәктәп укучылары” дүртенче урынга лаек булды. Фирдус Мөнир улы волейбол ярышында катнашкан һәркемгә намуслы, яхшы итеп уйнаганнары өчен рәхмәт сүзләрен әйтеп, һәркайсын кыйммәтле призлар белән бүләкләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев