Кама Тамагында бадминтон буенча зона ярышлары булып узды.
(Тәтеш, 13 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Кама Тамагында бадминтон буенча зона ярышлары булып узды.
Тәтешнең спорт мәктәбе шәкертләре – җиңүчеләр арасында. Дарья Зиновьева беренче урынны яулады, Диана Нуриева – икенче, ә Ульяна Васина өченчелекне алды. Матвей Арсеньев малайлар арасында җиңүче булды. Спортчыларның тренерлары – Руслан Таҗиев һәм Виктор Сергеев.
Нет комментариев