Бакырчы авылында мини-футбол турниры узды
Матч кызыклы һәм мавыктыргыч булган.
29 июль көнне Бакырчы авылының спорт мәйданчыгында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру кысаларында «Яшьләр сәламәт яшәү рәвеше өчен» дигән спорт программасы узган. Авыл егетләре күрше авыллардан килгән кунаклар белән мини-футбол уйнаганнар.
Матч кызыклы һәм мавыктыргыч булган. Уен барышында балалар җитезлек, тиз реакция, спортта чыдамлык һәм кыюлык күрсәткәннәр. Ә очрашу нәтиҗәләре буенча дуслык җиңгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев