Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Спорт

Безнең җиңү!

Татарстан командасы малайлар һәм кызлар арасында стендка ату буенча Россиянең шәхси команда Беренчелегендә ышанычлы җиңү яулады.

(Тәтеш, 7 июль, "Тәтеш таңнары", Динә Мансурова). Татарстан командасы малайлар һәм кызлар арасында стендка ату буенча Россиянең шәхси команда Беренчелегендә ышанычлы җиңү яулады.
Безнең спортчылар ярыш хуҗалары җыелмасын – Липецк командасын йөздән күбрәк баллга узып китте (татарстанлылар 329 балл җыйды, липецкийлылар – 207). 
“Республика җыелмасының төп нигезен – 15 кешедән тугызын, ­РСШОРның Тәтеш филиалы укучылары биләп торуын билгеләп үтү сөендерә. 10 комплект бүләк җиңеп алынды, безнең спортчылар 4 алтын, 2 көмеш һәм 3 бронза медаль яулап алды, – дип сөйләде стендка ату буенча ТР өлкән тренеры Виктор Филиппов. – Кирилл Багров, Никита Костягин малайлар арасында команда ярышларының “трап” күнегүендә җиңүчеләр булды, кызлар арасында – Алинә Әхәтова, Иулитта Егорова, Айсылу Абдурахманова, “скит” күнегүендә – Илья Кушагин. Диана Вәлиуллова “трап” күнегүендә бронзага ия булды. Шәхси зачетта “микс-катнаш пар” күнегүендә алтын Александр Лукоянов белән Алинә Әхәтовада, көмеш – Дмитрий Вавилов белән Айсылу Абдурахмановада. Диана Вәлиуллова “трап”­та мактау пьедесталының икенче баскычына күтәрелде, Никита ­Костягин белән Алинә ­Әхәтова – өченчегә. 

Җиңүчеләр һәм призерларның  тренерлары – Альберт Бәдретдинов, Александр Вавилов, Виталий Вахтуров, Андрей Кушагин, Дмитрий Филиппов, Виктор Филиппов. Команда оештыруда һәм әзерләүдә РСШОР директоры, ТР стендка һәм пуля белән ату Федерациясе президенты Сергей Демин турыдан-туры катнашты”. 
Безнең спортчыларны алда мөһим ике старт көтә: яшүсмерләр арасында Россиянең команда Беренчелеге (18 – 28 июль, Казан) һәм Россия укучылары Спартакиадасы (29 июль – 8 август, Тәтеш). Тәтешлеләр югары нәтиҗәләргә һәм шундый ук зур җиңүләргә ирешсеннәр иде диясе килә.

Марат Нежданов стендка ату буенча спорт мастеры кандидаты нормативын үтәде (тренеры Андрей Баранов).
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев