Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Спорт

Безнең мәргәнчеләр пьедесталга күтәрелделәр

Иң көчле спортчылар исеме өчен ­спортчылар рекорд куярлык исәптә – 17 төбәктән ике йөздән күбрәк вәкил – көч сынашты.

(Тәтеш, 1 май, “Тәтеш таңнары”).

Липецки шәһәрендә үсмерләр, яшүсмерләр арасында Россия беренчелеге һәм стендка ату буенча Бөтенроссия ярышлары тәмамланды. Иң көчле спортчылар исеме өчен ­спортчылар рекорд куярлык исәптә – 17 төбәктән ике йөздән күбрәк вәкил – көч сынашты. 

Безнең Тәтеш спортчыла­ры мактау пьедесталы­на берничә тапкыр күтә­рел­де. Алинә Әхәтова медаль­ләрнең тулы ­комплектын алды. Тренер Аль­берт Бәд­ретдинов шә­керте команда буенча ил беренчелегендә – алтын, Бөтенроссия ярышларында шәхси турнирда – көмеш һәм “микст”та бронза медаль яулады.

Тәтеш мәргәнчеләре Россия беренчелегендә ях­шы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Кыз­лар арасында “трап” кү­не­гүендә беренче урынны Диана Вәлиуллова (тренеры Дмитрий Филиппов) алды, икенче урында – тренер Виталий Вахтуров шәкертләре Иулита Егорова белән Айсылу Абдурахманова. Илья Кушагин (тренеры Андрей Кушагин) яшүсмерләр арасында “скит” күнегүендә көмеш медаль яулады. Кызлар арасында “скит” күнегүендә бронза медальне Вероника Корсакова (тренеры Александр Арсеньев) яулады. Дмитрий Вавилов (тренеры Александр Вавилов) “трап-катнаш пар” күнегүендә, пьедесталның өченче бас­кычына күтәрелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев