Футбол мәйданы ачылды
Олы Тормы авылы мәдәният йорты янәшәсендәге футбол кыры кардан арынып, спорт сөючеләр анда инде футбол сезонын ачып җибәрде.
(Тәтеш, 3 май, «Тәтеш таңнары», Рубин Идрисов ). “Турнирда катнашыр өчен күнегүләр башланды. Җаваплы бурыч куелды – кубокны туган авылга кайтару! Былтыр җәй аенда авыл командалары арасында “Новая заря” хуҗалыгының күчмә кубогына мини-футбол буенча турнир үткәргән идек һәм ярыш вакытында Кама Тамагы командасы җиңеп, кубок анда киткән иде. Быел аны үзебездә калдырырга тырышачакбыз”, – диде Олы Тормының спорт яратучы командасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев