Яшь туристлар командасы спорт туризмы буенча республика ярышларында катнашканнар
Спорт

Яшь туристлар командасы спорт туризмы буенча республика ярышларында катнашканнар

Ярышлар Зеленодольск шәһәрендә узган.

1 июньдә өстәмә белем бирү үзәгенең яшь туристлар командасы (педагоглары А. В. Осипова, И. И. Бажайкина) спорт туризмы буенча республика ярышларында катнашканнар. Ярышлар Зеленодольск шәһәрендә узган. Бу хакта район башкарма комитеты мәгариф бүлеге хәбәр итә.

Стартка Татарстан Республикасының 12 муниципалитетыннан 200дән артык спортчы чыккан.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча өстәмә белем бирү үзәгенең туристлары командасы кече яшь төркемендә су туризмы буенча ярышларда - 3нче урынны һәм урта яшь төркемендә (авыл командалары арасында) су туризмы буенча ярышларда 1нче урынны алган. Ярышларда урта яшь төркемендә Тюлебаев Глеб һәм Козлов Влад 3нче урынны алганнар. Ә шәхси зачетта Тюлебаев Глеб 3нче урынга лаек булган.

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнгәннәр.

фото: vk.com/obrazovaniye.tetyshi


Нет комментариев